«ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасының яңа версиясендә эшмәкәрләр өчен махсус сервис барлыкка килде. Хәзер бизнес вәкилләре кушымтада турыдан-туры файдалы яңалыклар һәм хакимият органнарыннан тематик белдерүләр ала алалар. Шулай ук Татарстанда эшлекле климат торышы турында масштаблы тикшеренүләр кысаларында сораштырулар уза алалар.
Сервис Татарстан Республикасы эшмәкәрлек буенча советы проектларының берсе булып тора. Берничә көн эчендә яңа сервиста мобиль кушымта сораштыруында 2,5 мең кеше катнашкан инде.
Яңа сервисны «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасының «Профиль» бүлегендәге «Өстәмә мөмкинлекләр блогында тоташтырырга була. Моның өчен «Мин эшмәкәр булып торам» дигән ноктага гына басарга кирәк.