Кичә А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә X «Казан шәһәренең иң яхшы яшь укытучысы – 2018» конкурсның финал этабы узды. Югары уку йортлары арасында өлкән укытучы һәм КФУның ИТИС Югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе, 28 яшьлек Михаил Абрамский җиңүче булды.
Конкурсның финалында жюри хөкеменә төрле югары уку йортларыннан 9 укытучының чыгышы тәкъдим ителде. Алар үзләренең сәләтләрен өч конкурс сынавында курсәттеләр: самопрезентация, фәнни сугышлар, иҗади номер.
Михаил Абрамский КФУ ИТИС Югары мәктәбендә информатика, алгоритмнар, инженериянең мәгълүмат чаралары һәм кораллар программалары, проектлар идарәсе, веб-эшләү юнәлешләре буенча укыта.
Аның фикеренчә, конкурс бик кызыклы булды. «Мин КФУ ИТИС Югары мәктәбенең барлык студентларына ярдәмнәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Безнең фан-төркем көчле иде һәм аларның ярдәме бик сизелде.Алардан башка бу җиңү булмас иде, - дип уртаклашты җиңүче үзенең хисләре белән. – Мин үземнең һөнәри дәрәҗәмне үлчәр өчен бу конкурста катнашырга булдым. Фәнни сугышлар этабында мин Smart Education Lab лабораториясендә эшләгән проектны тәкъдир иттем.»
Конкурсны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар – Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча Башкарма комитеты һәм яшь галимнәр һәм белгечләр Советы.
Конкурста традиция буларак яшь (35 яшькә кадәр) Казан уку йортларында теләсә нинди фәннәрне укытучы укытучылар чакырыла. Конкурс яшьләр арасында мөгаллимлек эшчәнлеге абруен күтәрү, шәһәрдәге талантлы яшь укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, шулай ук фәнни активлыкны стимуллаштыру максаты белән үткәрелә.