Цифрлы кооперация ЦИПР-2018нең төп темасы булачак

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Цифрлы кооперация – ЦИПР-2018нең үтәли фәлсәфәсе. Анда дәүләт һәм бизнес арасында диалог булдырыла, шул исәптән ЕАЭС илләре дәрәҗәсендә дә. Конференция Иннополис шәһәре территориясендә 6-8 июньдә узачак  бу чарада якынча 5000 кеше катнашачак дип планлаштырыла.

Бер ел элек нәкъ менә ЦИПР-2017дә «Цифрлы икътисад» программасы турында беренче тапкыр фикер алышу узды. Бүген аны гамәлгә ашыруның төп механизмнары булдырылган. ЦИПР-2018нең төп максаты – Россия цифрлы тәртибе сыйфатының яңа дәрәҗәгә күчүе.

«Конференциядә гамәли инструментлар  каралачак. Икенче ел рәттән диалогның актив катнашучылары ЕАЭС илләре вәкилләре булачак. Шулай ук халыкара экспорт форумы узачак, - ди ЦИПР конференциясе директоры Ольга Пивень. Бары тик бизнес вәкилләре һәм дәүләтнең уртак тырышлыгы россия икътисад структурасын трансформировать итәргә сәләтле. Нәкъ менә шуңа күрә өченче ЦИПР конференциясе цифрлы кооперациягә багышланган».

ЦИПР-2018 өч тематик өлештән торачак:

1. Икътисад мәгълүматлары. Мохит булдыру һәм цифрлы икътисадның экосистемасын эшләү.

2. Платформа үсеше. Инфраструктура үсеше, платформизация һәм технологик диверсификация.

3. B2B кооперация. Макроикътисади үзгәрешләр шартларында бизнес-процессларны трансформацияләү һәм бизнес-мохитне үзгәртеп кору.

«Икътисад мәгълүматлары» конференциянең беренче көне «Цифрлы икътисад» программасының төп юнәлешләренә багышланачак: мәгълүмати инфраструктура, норматив җайга салу, тикшеренү компетенцияләре һәм технологик заделлар экосистемасы, кибериминлек, кадрлар һәм икътисад мәгълүматлары тирәлегендә белем бирү.

Конференциянең төп темасы турында «Цифрлы кооперация» пленар сессия кысаларында фикер алышачаклар. Беренче көннең мөһим темалары: акыллы шәһәр һәм цифрлы сәламәтлек саклау.

Конференциядә «Цифрлы щит» блогы киң тәкъдим ителәчәк. Сәнәгать предприятиеләрен диверсификацияләү темасын түбәндәге сессиядә караячаклар: «Россия сәнәгать базарларында ОПКның технологик һәм продуктов потенциалын куллану».

ЦИПР-2018 «Платформа үсеше»нең  икенче көне «Цифрлы икътисад» программасының  технологик заделларына багышланачак.

Катнашучылар трендлар, үтәли технологияләр, киләчәк тармаклары, кейслар һәм технологик заделларны үстерү траекторияләре турында фикер алышачаклар, инсайтлар, прогнозлар белән уртаклашачаклар.

7 нче июньдә «Мәгълүматлар белән идарә итү дөньясы. Икътисад мәгълүматлары офыклары» пленар сессиясе узачак. Түбәндәге темалар буенча аралашу каралган: «Gamechangers. Киләчәкнең алдынгытехнологияләре», «Зур мәгълүматлар. Бизнес-аналитиклардан төгәл юрауларга», «Активларны токенизацияләү. Ничек Blockchain бизнесны үзгәртә», «VR/EL/MR технологияләрен монетизацияләү».

Соңгы көннең магистраль темасы - B2B-кооперация, макроикътисади үзгәрешләр шартларында бизнес-процессларны трансформацияләү, бизнес-мохитне үзгәртеп кору.

ЦИПР-2018дә төбәк информатизаторлар съезды узачак. ЦИПР-2018 эш программасын формалаштыруда конференция партнерлары актив катнашалар: РФ Президенты Администрациясе, Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ икътисади үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы хөкүмәте.  Стратегик партнерлар: Ростех дәүләт корпорациясе, КАО «Цифрлы икътисад», Росатом госкорпорациясе. Рәсми партнер - «Евразия икътисади комиссиясе». «Россия вертолетлары» холдингы генераль партнеры булды. Конференция партнеры - РФ Хөкүмәте аналитик үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International