Казанда IT&Security Forum 2018 уза

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә комплексында IT&Security Forum 2018 ачылды. Бу – Россиядә һәм Көнчыгыш Европада, мәгълүмати технологияләр һәм киберкуркынычсызлык тармагында зур вакыйга.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, бүген мәгълүмат киңлеген саклау милли иминлекнең бер элементы  буларак карала, Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычларны хәл итүдә актив катнаша.

Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук билгеләп үтте: бу форумда фикер алышу мәгълүмат өлкәсендә дәүләтнең бик мөһим мәнфәгатьләрен тәэмин итүнең актуаль проблемаларын яктыртырга мөмкинлек бирә.

Әйтергә кирәк, IT&Security Forum 2018 ике көнлек программасы Россиядә цифрлы тренд барлыкка китерүче 80нән артык экспертның  чыгышын үз эченә ала. ITSF 2018 эшлекле программасында Россия һәм Көнчыгыш Европа шәһәрләреннән делегатлар катнашачак.

Форумның төп максаты – уникаль квалификацияле, цифрлы технологияләр, компьютер куркынычсызлыгы, big dat өлкәләрендә зур гамәли тәҗрибәле профессионаллар өчен дустанә коммуникатив мохит формалаштыру.

Чараның программасын сылтама буенча карарга була.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International