Бүген ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министры урынбасары Азат Мугинов Красноярскта узган икътисад форумында Татарстанның санлы трансформациясе хакында сөйләде.
Түгәрәк өстәлнең төп темасы төбәкләрдә ИТ-технологияләрнең иҗтимагый үсеше.
Азат Мугинов белдерүенчә, Татарстан Республикасында төбәкнең 10 энәлеше буенча санлы трансформация төзелде. Мәсәлән: Санлы сәнәгать һәм сәүдә, Санлы төзелеш һәм коммуналь хуҗалыгы, Санлы геомәйданчык, Акыллы шәһәр һәм башкалар.
Үз чиратында очрашуның модераторы Россия дәүләт иҗтимагый университеты Наталья Починок Татарстанның программасын реализацияләү хакында сөйләде