"Digital Start" ИТ-индустриядә потенцияль лидерларны билгели

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Иртәгә, "ИТ-парк"та укучылар һәм студентлар арасында узучы «Digital Start» проектларына нәтиҗә ясалачак. Конкурста Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән районы һәм Мәскәү шәһәреннән укучылар һәм студентлар катнашты. Финалга 40 иң яхшы проект чыкты. 

Беренче ярдәм күрсәтер өчен робот-тренажер, акыллы йорт өчен экосистема, протез белән идарә итер өчен нейроинтерфейс, онлайн-сервислар һәм мобиль кушыматалар. Иң яхшы проектларны зур призлар көтә. 

Шулай ук, укучылар һәм студентлар санлы технологияләрне үстерү буенча кызыклы лекцияләр тыңлаячаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International