31 март көнне IT-паркта икенче «Робосабантуй 2018» Балалар Идел буе робототехника фестивале узды. Анда 5-12 яшьлек 140 бала катнашты. Фестивальнең географиясе дә киңәя. Калмыкия, Башкортостан, Мари Иле, Чуашия республикаларыннан, Киров өлкәләреннән килүчеләр дә бар.
Чараны Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе ярдәме белән уза. Ярышны «Бала-сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләре челтәре, «Робот Ленд» робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе оештыра.
– Безнең балалар мәктәптә робототехника белән шөгыльләнә. Моңа аларның кызыксынулары зур. Ә мондый конкурслар-олимпиадалар юк диярлек. Үзебез уздырып карыйк дигән идея туды. Төп максатыбыз – робототехника юнәлешен популярлаштыру. Бөтен дөньяда белем бирү өлкәсендә «4K» темасы алып барыла. Ягъни 21 гасыр кешесенең компетенцияләрен – тәнкыйди фикерләүне үстерү, командада эшли белү, креативлыкны арттыру, үз фикереңне тәкъдим итә белүне – алга сөрү. Әлеге күнекмәләр мәктәптәге дәресләрдә бирелми. Әмма робототехника, проект эшчәнлеге кебек күнекмәләр шушы «4K»ны арттырырга ярдәм итә. Без балаларда нәрсәдер уйлап табу, аны тормышка ашыру сәләтен үстерергә тиешбез, – ди «Бала Сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләре челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова.
Аның фикеренчә, мәктәптә бирелә торган академик белемнәр шулай ук кирәк. Россиядән чит илгә укырга киткән укучылар барысы да Россиядә математика бик көчле укытылганлыгын икәнлеген әйтә икән. «Россия мәктәп программасының плюслары да бар. Ә табигать белеме, тарих кебек дәресләрдә экспериментлар ясап, проектлар эшләсәләр яхшырак булыр иде. Безнең мәктәп иртәдән кичкә кадәр эшли. Шуңа күрә бездә проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар», – ди җитәкче.