26 мартта Татарстанда берничә телеканал күрсәтмәячәк

2018 елның 23 марты, җомга

26 мартта иртән һәм көндез Татарстанның кайбер шәһәрләрендә берничә телеканал вакытлыча күрсәтмәячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

«8.00-16.00 сәгатьләрдә Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы - «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге»нең Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Зур Полянка (Биләр) һәм Шәмәрдәндәге объектларында антенна-фидер җайланмаларын планлы төзекләндерү эшләре үткәреләчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Шул сәбәпле, «Беренче канал», «Россия 1 + Татарстан», «Россия Культура», «Татарстан – Яңа гасыр», «НТВ» һ.б. телеканаллар күрсәтмәячәк. Тулы исемлек белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International