Татарстан Президенты Швейцариядә фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариядә “Ферринг” фармацевтика компаниясе Штаб-фатирында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ферринг” фармацевтика компаниясе репродуктив сәламәтлек, урология, онкология, гастроэнтерология, эндокринология һәм ортопедия өлкәсендә инновацион продуктларны эшләү һәм реализацияләү белән шөгыльләнә. Пептид һәм эндокрин тикшеренүләрдә дөнья лидеры булып тора.

Экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка компания тарихы, препаратлар җитештерү процессы, үзләре чыгарган даруларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгына контроль турында сөйләделәр.

Россия базарында “Ферринг” 20 ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Компания өч терапия юнәлешендә 14 препарат эшләп чыгарган.

Татарстанда “Ферринг”ны “Нанофарма-Девелопмент” компаниясе тәкъдим иткән. Җитештерү комплексы “Химград” технополисында урнашкан.

Трансплантология өчен кирәкле беренче препарат 2017 елның III кварталында, миелолейкоздан дәвалау өчен IV кварталда эшләп чыгарылган. Онкология һәм башка авырулар өчен 10 препарат эшләнү барышында. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яңа “Север” проекты турында да әйтте.

“Ферринг” фармацевтика компаниясенең башкарма директоры, директорлар советы рәисе Фредерик Паулсен белән очрашуда алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре каралды. Рөстәм Миңнеханов “Ферринг” вәкилләрен “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисад саммиты эшендә катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International