КФУның Инстаграмдагы официаль аккаунтында 23 март көнне сәг. 14:00дә 2018-2019 еллардагы уку елына керү буенча туры эфир булачак.
Абитуриентларның һәм аларның әти-әниләренең сорауларына КФУның ИТИС югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов җавап бирәчәк. Интерактивның төп темалары: керү баллары, әзерләнү юнәлешләре, ИТ-белгечнең карьера үсеше перспективалары, бюджет урыннарның саны, тулай торакка керү. Яздырылган трансляция университет профилендә бер тәүлек эчендә карап булачак.