Кичә ТРның Премьер-министры - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле сәяхәт эчендә CSEM компаниясе белән танышты һәм компаниянең вице-президентв Джорджес Котроцис белән очрашты.
CSEM (The Swiss Center for Electronics and Microtechnology) - тикшеренүләр һәм эшләүләр буенча Швейцариядәге үзәк. 1984няче елны ачылган. Штаб-фатир Невшатель шәһәрендә урнашкан.
CSEM компаниясе интергация һәм микротехнологияләрнең индустриялизациясе буенча иң зур компания. CSEM эшләү технологиясе күп мәйданнарны канәгатьләндерә: сәламәтләндерү, вакыт эше, аэрокосмик сәнәгать, иминлек, энергетика.