Татарстан проекты "Электрон белем" ООН халыкара конкурсның призеры булды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

ТРның Мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы проекты "Электрон белем" ООН халыкара конкурсның призеры булды. Бүләкләү тантанасы 20 март көнне Женеве шәһәрендә узды (Швейцария). 

Электроэлемтә Халыкара союзының генераль сәркатибе - ООН мәгълүмати-элемтә технологияләре өлкәсендә  махсуслаштырылган оешма - Хоулинь Чжао әфәнде ТРның мәгълүмати технологияләр үзәгенең директоры Татьяна Камалетдиновага диплом тапшырды. 

WSIS Prizes-2018 конкурсына 685 проект тәкъдим ителде, шуларның 492 экспертлар аша отбор узды һәм бер-берсе белән 18 номинациядә көч сынашты. Ахырда төрле чит илләрдән 90 проект җиңүче һәм призер дип табылды. 

"Электрон белем" номинациясендә 41 катнашучы катнашты, җиңүче итеп Бангладештан проект сайланылды. Татарстан проекты белән берлектә финалга Кытай, Куба һәм Мексика проектлары узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International