Кичә С. Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында Республикакүләм "Благотворитель года -2017" бейгесенең җиңүчеләрен котладылар. Бәйгенең җиңүчеләрнең берсе - Югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк "ИТ-парк".
ИТ-парк "Зур һәм уртача оешмалар" номинациясендә сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен программирование укыту "inlT” иҗтимагый-белем проекты белән бергә җиңүче булдылар.
"inlT” иҗтимагый-белем проекты ИТ-парк өчен иҗтимагый инновацияләр чыганагы булды. Бу барыбыз өчен алга чакыру (вызов). Россиядә урнашкан технопарклар кысаларында әлегә хәтле берсе дә сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне укыту белән шөгыльләнгәне юк иде- дип ИТ-парк җитәкчечк Антон Грачев сөйли. - Проектны чынга ашыру өчен ИТ-академия нигезендә әлеге кешеләр группасы өчен укыту программалары һәм стандартлары кертелде. Без укыту буенча ярдәм күрсәтү, укыту мәйданын бирү, махсус хисап һәм сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне аттестацияләү мөмкинлекләрег генә төгел, шулай ук "inlT” программасын тәмамлаучыларга эшкә урнашу соравы буенча ярдәм күрсәттек. Киләчәктә, яшәү урынына карамастан программированияне өйрәнергә төләүчеләрнең мөмкинлекләре булсын дип, проект онлайн режимга күчәчәк.