11 апрель көнне "ИТ-паркта" “Digital Start” санлы эшмәкәрлек буенча форум узачак. Чара санлы эшмәкәрлеккә һәм ИТ-индустрия буенча потенциал лидерларны билгеләр өчен ухдырыла. Форумда 250 яшь катнашучы булачак.
Форумның панель дискуссиясе эчендә ел дәвамында студентлар һәм укучылар белән чынга ашырылган чаралар буенча нәтиҗәләр чыгарылачак. Шулай ук ИТ-белем алу системасындагы проблемалар, яшьләр эшмәкәрлегендә олимпиадалар хәрәкәте. Дискуссиянең нәтиҗәсе итеп Татарстандагы санлы эшмәкәрлекнең үсешенә яңа форматлар тәкъдим итү булачак. Шулай пленар утырыш дәвамында " Иң яхшы мәктәп проекты" һәм "Иң яхшы студент проекты" номинацияләренә нәтиҗә чыгарылачак.