ТР Мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгында "Сименс" компаниясенең дигитализация "Индустрия 4.0" ачык семинары узды. Семинарда Республика оешмалары, министрлыклары һәм идарә тармаклары катнаштылар.
Семинарны ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков ачып җибәрде. "Сименс" ягыннан котлау сүзе белән Идел буе Федераль төбәгендә урнашкан ООО "Сименс" филиалының җитәкчесе Шамиль Файзрахманов чыгыш ясады.
Семинар кысаларында "Сименс" вәкилләре җитештерүне дигитализацияләштерү юллары турында конкрет үрнәкләр күрсәтеп, сөйләделәр. Шулай ук дигитализацияне төзү өлкәсенә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм Татарстан оешмаларының конкуренциягә сәләтлеген күтәрү корраллары турында уртаклаштылар.