Кичә Югары КФУ бизнес мәктәбендә МВА программасын һәм "IT-менеджмент" юнәлеше буенча магистратура тыңлаучылар өчен ТР Премьер-министр урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "ТР санлы трансформациясе" темасына ачык лекция үткәрде.
Югары КФУ бизнес мәктәбенең җитәкчесе Алсу Ахметшина котлау сүзендә МВА "IT-Менеджмент" программасы Татарстан Республикасында беренче тапкыр үткәрелә дип әйтеп китте. Программалар мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы белән берлектә ТР Президенты йомышы буенча оештырыла. Әлеге программа бизнес мохите өчен идарә кадрларын әзерләү, заманча мәгълүмәти системалар һәм технологияләр өлкәсендә дәүләт идарә систкмасын әзерләү максаты белән оештырылган.
Укыту процессына IT-технологияләр һәм IT-менеджмент өлкәсендә эшләүче специалистлар, алып баручы IT-компанияләрнең практик консультантлары, Россия, Америка һәм Европа бизнес мәктәпләренең IT менеджерларны әзерләү программалары буенча эшли торган мөгаллимнәр чакырыла.