Сишәмбе көнне, Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу темаларының берсе - югары технологияләр шәһәренең киләчәк үсеше.
Роман Шәйхетдинов санлы икътисад рамкалары эчендә эшләнәчәк эшләр хакында сөйләде. Бүгенге көндә санлы үзгәреш бууенча 10 юнәлеш билгеләнгән.
"Иннополис - төбәк программасында аерым урын алып тора, - дип белдерде министр. Әлеге вакытта ул ИТ-индустрия өлкәсен үстерүче, яхшы компетенциясе булган белгечләрне әзерләүче үзәк.