ТРның Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Таттелеком" хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуның темасы - яңа буын технологик икътисад программасын үстерү - санлы икътисад.
ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министры үз чыгышында Татарстанда санлы икътисад өче зур мөмкинлекләр барлыгы турында әйтеп узды. Роман Шәйхетдинов программаның концепциясе һәм төбәкнең санлы трансформациясе хакында сөйләп узды.
Министр сүзләренчә, "Таттелеком" хәзерге вакытта инфраструктура һәм телекомуникация буенча Татарстанда лидерланың берсе. "Таттелеком" республикада санлы трансформация буенча идеяләрнең генераторы булып барырга мөмкин, - дип белдерде ул.