Татарстан - санлы үсешкә әзер булган төбәкләрнең берсе

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин җитәкчелегендә Федерация Советы вәкилләре һәм Татарстаннан сайланган РФнең Дәүләт Советы депутатлары белән җыелыш узды.

Мондый традицион җыелышлар Татарстанның икътисады өчен таянып торучы ноктларның берсе. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Татарстан буйлап ИТ-сфера буенча белгечләр әзерләү буенча иң уңышлы мәйдан. 

Җыелыш барышында ТРның Премьер-министры- мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. "Санлы икътисад - ул нинди дә булса тезислар һәм саннар, - дип белдерде Роман Шәйхетиднов. - Хәзерге вакытта эш төркеме белән бирелгән барлык тәкъдимнәрне һәм проектларны карыйбыз". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International