КФУның ИТ-лицеенда программалаштыру буенча олимпиада узачак

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

31 март көнне КФУның ИТ-лицеенда 5-11 класслар өчен программалаштыру буенча олимпиада узачак. Катнашырга Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән укучылар чакырыла. 

Олимпиада катнашучылары 5 сәгать дәвамында программаллаштыру телен кулланып төрле биремнәр эшлиячәкләр.

Олимпиадада катнашу - бушлай. Алдан гаризаны КФУның сайтын да тутырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 26-30 март көннәрендә ИТ-лицей базасында программалаштыру буенча олимпиада узачак. Укуларны Казан федераль университеты укытучылары уздырачак. Урыны: КФУның ИТ-лицее, Казан шәһәре, Универсиада авылы ур., 32 йорт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International