ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгының ветераны 90-яшьлек юбилеен каршылый

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 1 март көнне, ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгының ветераны Назмутдинов Ягфәр Шәйхетдинович 90-яшьлек юбилеен каршылый. Министрлыкның хезмәткәрләре юбилярны туган көне белән котлап кайттылар. 

Ягфәр Назмутдинов Актаныш районы Шәйчурно авлында туып үскән. 20 елдан артык ул хезмәттә була, аннары майор исеме алып хаклы ялга чыга. 1978 елны ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгына эшкә керә, һәм анда 11 ел эшләп чыга.

Бүген юбиляр Министрлык хезмәткәрләрен каршы алды. Ягфәр Шайхетдинович әйтүенчә ул сәламәтлеген саклау өчен төрле хәрәкәтләр эшли һәм саф һавада йөреп кайтуларны өстен күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International