Бүген "Санлы Татарстан" эшлеклек төркеменең утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин. Санлы икътисадның соңгы тенденцияләре хакында ТРның Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Роман Шәйхетдинов 2016 елның декабрендә Россия Федерациясенең Президенты хатында санлы икътисадның кирәклеге һәм үсеше турында әйтүен искә төшерде. 2017 елның июлендә Россия Хөкүмәте "Россия Федерациясенең санлы икътисады" дип аталган программаны раслады. Программа 5 юнәлеш буенча эшли: норматив көйләү, кадрлар һәм мәгариф, мәгълүмати инфраструктура, мәгълүмати иминлек, фәнни компетенцияләрне формалаштыру.
Автоматизацияләнгән җитештерү системалары, робототехника, 3D-печать һәм башка әйберләр безнең тормышка керде, дип әйтте Роман Шәйхетдинов, икътисадны куллану һәм икътисадны җитештерү юагры технологияләргә керә бара. Корпорация үз эффективлыгын һәм күп процессларны автоматизацияләүгә кертә - болар барсы да санлы икътисадны формалаштыра.
"Мөһим әйбер, әлбәттә Татарстан - инновацияләрнең авангардында калуы", - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. Шулай ук Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең инновацион төбәкләре ассоциясен җитәкләде.
Роман Шәйхетдинов фикеренчә, Татарстан инновацион технологияләр буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, чөнки санлы икътисад гасырына күчер өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Шулай ук, Роман Шәйхетдинов искәртеп узды, "Татарстанда төбәкнең санлы трансформациясе өчен кыска концепция һәм структура булдырылган, үз эченә 10 төп юнәлешне алган". Алар арасында - санлы сәламәтлекне саклау, санлы геомәданчыклар, акыллы шәһәр һәм башкалар.