Казандагы мәктәп укучысы Иннополис Университетында узган ачык олимпиадасы җиңүчесе булды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Февраль азагында Иннополис Университетының уачык олимпиадасы параллель рәвештә 4 шәһәрдә узды - Иннополиста, Санкт-Петербургта, Минскта һәм Бишкәктә. Анда 250 укучы катнашты. Җиңүчеләр булып 20 кеше билгеләнде.

Шулай ук 13 катнашучы 2нче дәрәҗәгә ия булды, ә 30 катнашучы - 3нче дәрәҗә ияләре. Иннополис Университетында өстәмә белем алучы Илдар Гайнуллин җиңүче дип билгеләнде. Ул максималь 478 балл алды. 

Ике көнлек ярышларда Босния, Герцеговина, кытай, Эстония, Вегрия, Израиль, Латвия, Нидерланды, Сербия, Әзербайҗан, Төркменистан, Белоруссия, Казакъстан, Киргизия, Таджикистан, Үзбәкстан, Украина һәм Россиянең 30 төбәгеннән укучылар катнашты.

Иннополис Университеты Ачык олимпиаданы 2014 елдан башлап уздыра. Әлеге олимпиада 2017/2018 еларының еллык планына кергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International