Иннополис Университеты студентлары интеллектуаль транспорт системалары буенча иң кулайлы тәкъдим ясадылар

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Казанда “Тормыш иминлегенең бүгенге проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр” темасына багышланган V Халыкара фәнни-гамәли ITS Forum-Kazan конференциясе узды. 

Конференциянең ахыргы утырышында секцияләр эшчәнлеге нәтиҗәләре чыгарылды. Очрашу нәтиҗәләре буенча чарада катнашучыларның һәм транспорт инфраструктурасы белгечләренең тәкъдимнәренә нигезләнгән резолюция кабул ителде. 

Биредә шулай ук КФУ ИТИС Югары мәктәбе базасында узган хакатонның 10 җиңүчесен бүләкләделәр. Жюри фикере буенча иң яхшы проект авторы буларак Иннополис Университеты командасы билгеләнде: Владислав Виноградов, Эмиль Магеррамов, Сергей Веренцов, Рамиль Гыйззәтуллин һәм команда тренеры Андрей Алексеенко - Иннополис Университетының Интеллектуаль транспорт системалар лабораториясенең фәнни хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International