"Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркы" дәүләт автоном учреждениесе мәгълүмати куркынычсызлык буенча ISO/IEC 27001:2013 халыкара стандартына туры килә торган сертификатка ия булды. Әлеге сертификат ИТ-парк Дата-үзәгенең җиһазлар урнаштыру, виртуаль серверлар тәкъдим итү, мәгълүмати куркынычсызлык һәм техник ярдәм менеджменты хезмәтләре югары дәрәҗәдә булуын раслый.
Халыкара сертификатны алуга, шул исәптән, Дата-үзәк эшчәнлегенә SIEM вакыйгаларын туплау һәм анализлау системасын кертеп җибәрү дә булышлык итте.
Система Дата-үзәк серверларының иминлек дәрәҗәсен күтәрү өчен кертелде. Ул төрле җайланмалардан килә торган мәгълүматның бөтен массивын анализларга, мәгълүмати куркынычсызлыкны бозучы вакыйгаларны танып алырга һәм аларга вакытында каршы торырга мөмкинлек бирә.