Казанда 27-28 февральдә ITS Forum-Kazan - V Халыкара фәнни-практик конференция узачак. Төп тема - интеллектуаль транспорт системаларны һәм үзәкләрне үстерү.
Оештыручы - Татарстан Ресупбликасының Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының бер ничә идарә тармагы һәм Ауропаның ЭРТИКО ИТС Ауропа Ассоциациясе.
Россия һәм чит ил интеллектуаль транспорт системалары һәм үзәкләр буенча белгечләр һәм экспертлар форумда фәнни эзләнүләрнең киләчәге һәм практик нәтиҗәләр турында сөйләшәчәкләр.
ЭРТИКО генераль директоры Якоб Бангсгаард "Автоматизацияләнгән һәм пилотсыз хәрәкәт итү" темасы буенча түгәрәк өстәленең модераторы булачак.