ТРның Дәүләт хезмәтләре Порталында яңа хезмәт буенча әти-әниләр баласының балалар бакчасын онлайн рәвештә алмаштыра алалар. Элек, мисал өчен гаилә икенче районга күчкәндә балалар бакчасын алмаштыру райондагы мәгариф бүлеге аша гына эшләнелә иде.
Хәзер моны онлайн эшләп була, ТРның дәүләт хезмәтләре Порталының "Балалар бакчалары" бүлегендә "Балалар бакчасын алмаштыру".