23 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Ericsson компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Давоска эш сәфәре кыла һәм Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнаша.
Рөстәм Миңнехановның Ericsson компаниясенең өлкән вице-президенты һәм Европа һәм Латыйн Америкасы илләре буенча җитәкчесе Арун Бансал белән очрашуы барышында яклар мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов өлкән вице-президент җитәкчелегендә Ericsson компаниясе делегациясен Татарстанга чакырды.