Казахстан Республикасы Кызылорда өлкәсенең мөмкинлекләре зур, шунлыктан Татарстан җитәкчелеге әлеге төбәк белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә өлкә хакиме Крымбек Кушербаев җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы Кызылорда өлкәсе делегациясе белән очрашуда җиткерде.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Казахстанда булган фаҗига белән бәйле кайгы уртаклашуын белдерде.
Аннан Татарстан Президенты республиканың Казахстан белән актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте. “Безнең мөнәсәбәтләр дустанә. Казахстанның безнең республикадагы сәүдә-икътисади эре партнерларының берсе булуы сөендерә”, - диде ул һәм Казахстанда Татарстанның эре компанияләренең уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Казанда Казахстан Республикасы Генераль консуллыгы эшли, Казан – Алма Ата маршруты буенча даими рейслар башкарыла.
Республика лидеры Казахстан белән генә түгел, аерым алганда, Кызылорда өлкәсе белән дә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөмкинлекләр зур булуын билгеләп үтте.
Татарстан һәм Кызылорда өлкәсе хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләре итеп, Татарстан Президенты мәгариф, мәдәният, туризм, бизнесны үстерү мәсьәләләре, мәгълүмати технологияләр, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек, күргәзмәләр оештыру эшендә тәҗрибә алышуны атады.