Иннополис шәһәренең дәвалау-реабилитацион үзәгенә халыкара сертификат бирелде

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елны Иннополис шәһәренең дәвалау-реабилитацион үзәге хезмәтен белән 12 меңнән артык авыру кешеләр файдаланды. Ә уңышлы эш сыйфатын раслау өчен үзәккә халыкара менеджмент сыйфаты сертификаты бирелә. 

2016 елның март аеннан алып Иннополиста торучыларга һәм шәһәр хезмәткәрләренә, шулай ук якын тирәдә урнашылган яшәүче кешеләр өчен, күп профилле заманча медицина үзәге хезмәт күрсәтә. Әлеге үзәк Татарстан Республикасы Сәләмәтлекне саклау Министырлыгының клиник хастаханәсенең структуралы булекчеге булып килә. Югары технология кагыйдәләре буенча җихазланган медицина үзәгендә диагностик лабораторияле көндезге стационар, физиотерапия блогы, реабилитация бүлеге, консультация һәм диагностика блогы һәм ашыгыч терапия белән хирургия кабинеты бар. 

Бер ел өчендә медицина үзәге хезмәтен 12 меңнән артык кеше күрә, аларның 10 меңе амбулатор рәвештә. 

2017 елны Иннополис медицина үзәгендә яңа бүлекләр ачыла: стоматология, түләүле хезмәт кабинетлары, сомнологик лаборотория һәм даруханә. Болардан кала сервисны яхшырту максаты белән яңа технологияләр кертелә. Мәсәлән, мессенджерлар аша врачка язылу, пациентларны онлайн анкетлаштыру, колл-центрның оештарылган эше, намаз уку һәм балалар бүлмәләре, чәйханә һәм китапханә ачылуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International