Казахстан делегациясе Татарстан электрон документ әйләнеш системасын бәйләде

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген Казанга КазаХстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев килде. Сәфәр максаты - Татарстанда булган электрон хезмәтләре, төп мәгълүмати системалары, ИТ - инфраструктура биналары: ИТ - парк, Иннополис белән танышып китү.

Республикабызның төп ИТ - казанышлары турында ТРның Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләп китте.

"2011 елда без 31 электрон хезмәт белән башлаган идек. Аларны бер ел эчендә 10 млн тапкыр кулландылар. Бүген исә безнең электрон рәвештә 240 хезмәт һәм сервислар бар. 2017 ел ахырына аларның куллануына 100 миллионнан артык факт язылган. Аларның 38 млн электрон көндәлек, 11 млн врачка язылу икәне турында сөйләп китте министр. - Электрон хезмәтләр инфраструктурасы ТРның Дәүләт хезмәте Порталын, "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасын, инфоматлар һәм электрон чират терминалларын берләштереп ала. "

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International