Кичә Саба муниципаль районының башкарма комитетының архив бүлегендә электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтен күрсәтү буенча семинар - практикум үтте.
Семинарның беренче бүлеге "Киләчәк архивлар бүген башлана" исемле проект мәсәләсендә электрон фондын куллануына багышланган иде. Әлеге проект 2017 елның Татарстан Республикасында муниципаль архивлар ярдәме белән уза торган грант кысаларында тормышка ашырыла.