Төбәкара компетенцияләр үзәге - Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникум (МЦК-КТИТС) коллективы мәгълүмати-аралашу юнәлешендә квалификацион белгечләрне әзерләү эшен алып барган өчен ТР Президенты рәхмәте белән билгеләнде.
Татарстан Республикасында уртача профессиональ уку юнәлешендә ИТ-кадрларны әзерләү белән МЦК-КТИТС
шөгыльлләнә.
ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгына бәйле булган техникум "Санак челтәрләре" , "Санак системаларында программалаштыру" , " Автомат системаларының мәгълүмат иминлеге ", "Элемтә челтәрләре һәм коммуникация системасы" юнәлешләрендә укыту алып бара.