Бүген Татарстанда информацион технологияләр өлкәсендә уздырыла торган беренче тармак DigitalSkills чемпионатының нәтиҗәләрен ясадылар. Чемпионат катнашучылары 23 алтын, 9 көмеш һәм 8 бронза медальләр уйнаттылар. Татарстан вәкилләре ИТ- чемпионатта 10 бүләкле урын яуладылар.
Бүген "Казан" тауда чаңгы шуу комплексында узган DigitalSkills - 2017 чемпионатының ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов барлык катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан хөкүмәте ИТ-индустрияне үстерер өчен күп көч куя дип әйтеп китте. "Санлы икътисад белән бәйле сораулар югары квалификацияле белгечләр үсешен таләп итә. Беренче тармак DigitalSkills ИТ-чемпионаты беренче тапкыр үткәрелә һәм ул еллык чарага әйләнер дип өметләнәбез", - дип әйтеп китте министр.