Татарстан кешеләре врачка "онлайн" форматында 13 млн тапкыр языла

2017 елның 15 декабре, җомга

Ел башыннан Татарстан кешеләре электрон сервис аша врачка якынча 13 млн тапкыр языла. Бу күрсәткечләр үткән ел күрсәткечләренә караганда 25% күбрәк. 

Сервисның халык арасында популяр булуы сәбәпле, медицина специалистларына электрон язылулар үсә бара - бүген әлеге сервис ТР дәүләт хезмәте порталында өч иң кирәкле сервислар арасына керә. 
Медицина оешмаларына ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәте порталыннан башка, электрон чират терминаллары, "Электрон Татарстан" исемле инфоматлар һәм "ТР хезмәтләре" исемле мобиль кушымталар аша да язылып була. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге хезмәт буенча язылуларның төп элеше ТР Дәүләт хезмәте порталына туры килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International