Татарстан белемдә нигезләнгән икътисадка күчүе иһтимал

2017 елның 15 декабре, җомга

Атна башында ИТ-паркта EY (Ernst&Young) компаниясенең "Татарстан Республикасында дәүләт һәм бизнесның санлы трансформацияләшүе: иң яхшы дөнья практиклары, кейслар һәм технологияләр".

Ике көн эчендә республика министрлыкларның, идарә тармакларының, муниципаль оешмаларның, иҗтимагый оешмаларның, югары уку йортларның, зур тармак оешмаларның җитәкчеләре санлы икътисад глобаль трендлары турында һәм Татарстан Республикасында аларны куллану мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

"Дөнья үзгәрә һәм тагын да тизрәк үзгәрә башлый, - дип технология секторы компанияләренә хезмәт күрсәтү буенча EY глобаль практика җитәкчесе Джефф Лю белдерде. - Бүгенге көндә күп кенә юнәлешләр үзенең борылыш моментына килеп җитте: технологияләр берләшә, ә материаль, биология һәм саннар дөньяларның чикләре бетә. Санлы технологияләр безнең тәртипне, ничек эшләребезне, бизнес мохитебезне үзгәртә."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International