Кичә Төбәкара компетенцияләр үзәге - Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында (МЦК-КТИТС) өч көнлек “Россиянең санлы икътисады өчен ИКТ кадрларын әзерләү ” Бөтенрәсәй фән - гамәли конференциясе тәмамланды.
Шуны искә төшерергә кирәк, әлеге чара мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча үткәрелә торган беренче тармак чемпионаты DigitalSkills һәм бу көннәрдә Иннополиста уздырыла торган Казан элемтә техникумының 85-еллыгы кысаларында уздырылды.
Чара 200дән артык катнашучы җыйды. Алар арасында югары һәм уртача профессиональ белем уку йортлары һәм алдангы IT-оешмалар вәкилләре, бөтен Рәсәй буенча урнашылган төбәкара компетенция үзәкләренең җитәкчеләре бар иде.