Роман Шәйхетдинов Дагестаннан килгән делегациягә Татарстанның санлы технологияләре белән таныштырып китте

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Дагестан Республикасының башлыгы вазыйфасын вакытлыча үтәүче Владимир Васильев Татарстанга эш сәфәре белән килде. 

Югары технологияләр өлкәсендә эшли торган «ИТ-парк» технопаргында кунакка Татарстан Республикасының инновацион технологияләре белән таныштырып киттеләр. Кунак янына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхәтдинов та кушылды. 
Бүгенге көндә ИТ-паркта 3 меңнән артык хезмәткәр эшләүче 142 резидент-оешма урнашкан. ИТ-парк резидентларның 2017 елның 9 айлык бердәм кереме 8 млрд сум тәшкил итте. Технопаркта, перспектив стартаплар арасында сайланыш үткәрүче һәм аларның алга барышына ярдәм итүче, Россиянең иң зур бизнес-инкубаторларның берсе урнашкан. Бизнес-инкубатор резидентларның дүрттән бер өлешенә инде беренче ярты ел өчендә беренче керем килә. Кунакларга Бизнес-инкубаторда укуны иң уңышлы тәмамлаучыларның берсен – масштаб чаралар үткәрү вакытында булган эшне структурлаштыра һәм оптимизацияләштерә торган «Максат Про» проектын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International