IT-технология өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр санлы икътисад шартларында специалистлардан нинди осталыклар таләп ителүе турында сөйләп киттеләр. Кичә 1С, Ростелеком, Redmadrobot, Cisco, Infowatch, МТС, Autodesk, Россия квант үзәге һәм «Сколково» фонды Иннополиста узган DigitalSkills эксперт сессия кысаларында яңа һәм перспектив компетенцияләре турында сөйләштеләр.
Сессия модераторы, WorldSkills Академия җитәкчесе Светлана Крайчинская 2024 елга билгеләнгән РФ санлы икътисадының санлы күрсәткечләре турында искә төшереп китте: һәр ел мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләр юнәлешендә әзерләүче югары уку йортларыннан 120 мең кеше, ә дөнья буенча уртача дәрәҗәдә булган мәгълүмати технологияләр юнәлешендә эшләүче югары уку йортларыннан, колледж һәм техникумнардан 800 мең кеше чыгарылырга тиеш. Санлы һөнәрләрне белүчеләр саны 40 % артырга тиеш.