Кичә Россиянең мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы башлыгы Николай Никифоров Казанга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уздырыла торган WorldSkills чемпионатының беренче тармагы DigitalSkills ачылу тантанасында катнашыр өчен килде.
Техникумда кунак янына ТР Премьер-министр урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән уку йортының җитәкчесе Юрий Багров та кушылдылар.
Николай Никифоровка WorldSkills чемпионатына милли җыелма командасын әзерләү өчен оештырылган өйрәнү полигонын, уку классларын, лабораторияләрне, яңартылган элемтә музеен күрсәттеләр.
Әлеге визитны техникум студентлары белән күрешү тамамланды. Николай Никифоров бу җәен РФ Хөкүмәте санлы икътисад программасын кабул итүе турында искә төшереп китте. Цифровизация (санлаштыру) кагылмаган бер өлкә дә калмыячак.