Санлы икътисад өчен кадрларны ничек әзерләргә?

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Кичә Иннополиста информацион технологияләр өлкәсендә уздырыла торган WorldSkills чемпионатының беренче тармагы DigitalSkills берләшкән пленар утырышында һәм “Россиянең санлы икътисады өчен ИКТ кадрларын әзерләү” Бөтенрәсәй фән- гамәли конференция кысаларында фикер алышынды. 
“Илебезнең санлы икътисады өчен кадрлар әзерләү бик актуаль сорау. Дөнья үзгәрә, без ияләшкән процесслар масштаб үзгәрүләр кичерә. Шул ук вакытта, яңа шартларда эшләргә тиешле белгечләргә карата таләпләр дә үсә”, - дип билгеләп китте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләре буенча, санлы икътисад илебез өчен дә, Татарстан өчен дә бик перспектив юнәлеш. Республикабызда югары уку йортлары һәм колледжлары һәр елны 2 мең белгеч чыгара. “Белгечләрне беркетү, республикада эшкә урнаштыру буенча бик зур эш алып барыла”, - ТР Президенты хәбәр итте. - 5 ел элек Татарстанда IT-сферада эшләүче оешмалар саны бер меңгә якынлашса, хәзер исә 1600 тирәсе санала. Татарстан территориясендә югары технология шәһәре – Иннополис төзелә. Ул, инде биш ел өчендә эшләп килгән, IT-университет һәм эшчәнлеге югары технологияләр продукциясе белән бәйләнгән компанияләр өчен махсус икътисади зонаны берләштерә.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International