Казанда DigitalSkills IT-технология өлкәсендә беренче милли чемпионат узды

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Иннополис Университетында DigitalSkills IT-технология өлкәсендә беренче милли чемпионат узды. Ярышта югары һәм урта уку йорты студентлары, дәүләт корпорациясе вәкилләре катнаша. 

Катнашучыларны һәм кунакларны РФнең мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Николай Никифоров: "Иннополис - программистлар һәм ИТ-белгечләр шәһәре. Шуңа күрә DigitalSkills чемпионаты да анда узачак. Ярышлар дәвамында без үзебезнең компетенцияләрне яхшыртачакбыз һәм 2019 елны узачак дөньякүләм чемпионатына әзерләнәчәкбез. Безгә Иран һәм ЮАР илләреннән коллегалар кушылды. Икътисадның алга барышы тулысынча компетент булган кадрлардан тора", - дип белдерде министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International