Лорд Назир Әхмәт: "Татарстан динамик рәвештә үсә"

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бер көн элек Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бөекбритания Парламентының вәкилләре белән булган киңәшмәсендә катнашты.

Парламент вәкилләре арасында Лорд Назир Әхмәт тә булды. Лорд Татарстан сәнәгать төбәге буларак, динамик рәвештә үсә дип билгеләп китте.

Күрешү вакытында ислам иле белән мөнәсәбәтләрне үстерү сораулары, ислам банкинг буенча дөнья тәҗрибәсе һәм башка темаларга фикерләр алышынды. 

Делегация шулай ук Уинстон Черчильнең легендар музей-бункерынды булып кайтты. Аның эчендә Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында британ командлауның генераль штабы, эш бүлмәсе һәм Уинстон Черчиль яшәгән урыны булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International