Baring Vostok Татарстан белән хезмәттәшлек перспективаларын күрәләр

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Лондонда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Baring Vostok компаниясенең җитәкчесе белән очрашты. Очрашуда Премьер-министры урынбасары - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов да катнашты. 

Baring Vostok туры инвестицияләр белән эшләүче Россиядә һәм элекке СССР илләрендә булган иң зур оешмаларның берсе. 1994 елдан алып оешма фонды Россия, Казахстан һәм Украинада урнашкан 82 компания үсешенә 3 миллиард доллар ачка салды. Аларның 46 инвестициясе тулысынча яки өлешчә югары стабиль табышлык белән тәмамлана. 

Оешма эшмәкәрләре әйтүенчә, Россиядә булу бик зур мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә шәхси бизнесны акчалата гына түгел, тәҗрибә һәм кадрлар ресурслары белән дә ярдәм итәргә әзерләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International