Бүген Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданнарында “Россия – минем тарих” тарихи паркы” мультимедияле экспозиция-күргәзмәсе ачылды. Проектның максаты – Россиядә гуманитар белемнәрне тарату, җәмгыятьтә югары социаль активлыкны, гражданлык җаваплылыгын һәм рухиятен үстерү.
“Россия – минем тарих” тарихи паркы – дөньяда бердәнбер Россиянең бөтен тарихын тәкъдим итүче мультимедияле комплекс. Беренче мәртәбә тарихи парк 2015 елда Мәскәүдә ВДНХның 57 павильонында ачылды. Шуннан соң мультимедияле тарихи парклар Россия Федерациясенең башка субъектларында ачыла башлады. Бүгенге көндә алар Өфәдә, Екатеринбургта, Ставропольда, Якутскида, Махачкалада һәм Волгоградта ачылган.
Фото: "Татар-Информ" МА