Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталы аша хәзер электрон төрдә, ау ресурсларын табуга махсус рөхсәт алыр өчен, гариза бирергә ярый.
Хезмәт өч этаптан тора. Башта аны бирү тәртибен карарга, аннары гариза электрон формасын тутырып, аны Татарстан Республикасы Биологик ресурслар дәүләт комитетына җибәрергә һәм кулланучы Шәхси кабинеты аша гариза хәлен тикшерергә мөмкин. Бирелгән гариза хәле “Рөхсәт бирүгә әзер”гә үзгәргәч, гариза бирүчегә дәүләт акчалата җыемын һәм хайваннар дөньясы объектларын куллану өчен җыемны (кирәк булса) түләргә һәм, рөхсәтне алыр өчен, вәкаләтле органга мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр. Хезмәтне күрсәтү вакыты электрон гариза теркәү көненнән 5 эш көненнән тора.
Әлегә электрон төрдә хезмәт республиканың Биектау, Спас һәм Мөслим районнарында эшли. Киләсе елның язында ТР дәүләт хезмәтләре Порталында республиканың тагын өч районында ау ресурслары табуга рөхсәтне алу мөмкинлеге кертеләчәк.