Эшләүчеләр өчен бәйге үткәрелә

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән 22 декабрьгә кадәр РФ Икътисадый үсеш министрлыгы өченче бөтенроссия «Открытые данные Российской Федерации» бәйгесен уздыра. Ачык хөкүмәт яклавында узучы бәйгедә катнашуга эшендә ачык мәгълүматлар кулланучы эшләүчеләр һәм эзләнүчеләр чакырыла.

Бәйге катнашучылары ачык мәгълүматларны табышлы һәм табышсыз куллану проектларын ясауда ярышачак.

Бәйгедә катнашыр өчен, 19 ноябрьгә кадәр гариза формасын тутырырга кирәк. Сайлап алу этабы барышында проектларны ИТ, дәүләт идарә итүе, проектларны җитәкләү, венчур финанслау өлкәләрдәге белгечләр бәяләчәк. Сайлап алуны узучы проектлар жюринең финал сайлавына үтә. Бәйге катнашучыларының иң перспектив карарлары инвесторлар тарафыннан финансланыр. 

Тулырак мәгълүматны сайтта табырга мөмкин http://open.gov.ru/opendatacontest2017/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International