Татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре Порталы аша бала билгеләрен карыйлар һәм ТКХ хезмәтләре өчен түлиләр

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталы, электрон төрдә хезмәтләрне кабул итү өчен, уңайлы мәйданчык буларак, республика халкы арасында үз популярлыгын югалтмый. 2017 елның 9 ай өчен татарстанлылар якынча 24 млн мәртәбә электрон көндәлектә укучы балаларның билгеләрен карадылар, 10 млн тапкырдан артык коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактуралар түләделәр, 9 млн тапкырдан артык табибка кабул итүгә язылдылар һәм 3 млн тапкырдан артык баланың мәктәп картасы балансын тулыландырдылар.

Актуальлеге аркасында хезмәтләр шулай ук ioS и android базасында эшләүче “Услуги РТ” мобиль кушымтасында бар.

Бүген кулланучылар саны 2 миллионга җиткән Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталында 240 элекрон хезмәт һәм сервис бар. 

Искә төшерәбез: Татарстан Республикасы икенче ел рәттән электрон хезмәтләрне гамәлгә кертү буенча Россия төбәкләре арасында лидер позицияләрендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International