Иннополис Университеты алмашу программасы буенча 13 студентны Ауропа һәм Азия 8 вузына җибәрде

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Алмашу программасы буенча Иннополис Университеты студентлары көзге семестрга Испаниягә, Италиягә, Сингапурга, Көньяк Кореягә, Төркиягә һәм Австриягә киттеләр. Россия ИТ-вузы алмашу буенча үзендә Россия һәм Испания ике университетыннан студентларны кабул итте.
Иннополис Университетына укырга, 6 студент килде (өчәү Каталония Политехника университетыннан һәм өчәү Санкт-Петербург информацион технологияләр, механика һәм оптика (ИТМО) милли эзләнү университетыннан).

«Бу программа буенча академик алмашу катнашучыларына транспорт чыгымнары түләнә, һәм айлык стипендия бирелә», - дип Иннополис Университеты халыкара һәм академик хезмәттәшлек директоры в.б. Сергей Карапетян сөйли. 

Билгелик: 2017 елда алмашу программасы буенча студентлар саны икеләтә артты. Академик алмашу программасы 2016 елда җибәрелде.

Фото: Иннополис Университеты матбугат хезмәтчелеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International