Дмитрий Вандюков DIF-2017 катнашучыларын сәламләде

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Иннополиста замана санлы технологияләргә багышланган VI Төбәкара инфраструктура карарлары Форумы DIF 2017 ачылды. Чара кысаларында 25-26 октябрь көннәрендә катнашучылар ИТ-тармакның актуаль сораулары турында фикер йөртер. 

Чараның рәсми ачылышында аның катнашучыларын ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков сәламләде. Ул – форумның Иннополиста –яңа Россиянең югары технологияле шәһәрдә – традицион уздыруылы символичностенә басым ясады.

Дмитрий Вандюков шулай ук әйтте: республикада актив рәвештә электрон мәгариф, электрон сәламәтлек саклау, электрон мәдәният системалары үсә, аларны эшкәртү һәм гамәлгә кертү тәҗрибәсе башка Россия төбәкләре үзләренә күчерәләр, ә Татарстан эшкәртүчеләрнең уникаль ИТ-карарлар чит илләргә экспортлана. 

DIF 2017: eMOTION форумында Россиянең һәм якын чит илләрнең 50 шәһәрдән килгән 800 дән артык катнашучы һәм шулай ук дөньякүләм җиһаз җитештерүчеләр - Aquarius, Cisco, IBM, HP inc., Hewlett Packard Enterprise, Fujitsu, Ricoh катнаша.

Фото: Леся Полякова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International